26 август көнне 14.00 сәгатьтә Габдулла Тукайның әдәби музеенда, Республика һәм шәһәр көне уңаеннан, Түбән Камада яшәп иҗат итүче сәнгатьле чүкү остасы Александр Ивановның “Бакырга әверелгән әкиятләр” дигән шәхси күргәзмәсе ачыла.
“Бакырга әверелгән әкиятләр” күргәзмәсе Габдулла Тукайның әдәби музее тормышында иң үзенчәлекле чараларның берсе булып саналырга хаклы. Музейның экспозицион эшчәнлеге тарихында сәнгать сөючеләр хөкеменә беренче тапкыр чүкеп бизәлгән әсәрләрдән генә торган күргәзмә тәкъдим ителә.
Чүкеп бизәк төшерүнең мең елдан артык тарихы бар. Борынгы чорлардан ук осталар җиңел бөгелә торган, югары үзлелеккә ия калайдан сугыш киемнәре, савыт-саба һәм төрле декоратив эшләнмәләр ясаганнар. Аларның төрле чорга караган үрнәкләрен ТР Милли музее күргәзмәләрендә дә күрергә мөмкин. Калайны чүкеп бизәү сәнгате металлга төшерелгән декоратив рельефны хасил итә. Ул декоратив-гамәли сәнгатьнең аеруча кызыклы, шул ук вакытта бик катлаулы һәм күп тырышлык сорый торган төре.
Декоратив-гамәли сәнгатьнең бер төре буларак, чүкеп нәкыш ясау - бүгенге көндә сирәк күренеш. Аңа соңгы елларда тиешенчә игътибар бирелмәде. Тамашачылар игътибарына тәкъдим ителгән күргәзмә әлеге бушлыкны тутырыр һәм шул ук вакытта нәкышченең иҗаты белән таныштырыр. Аның сәнгать әсәрләре киң катлау тамашачы өчен дә, белгечләр өчен дә кызыклы.
А.Ивановның иҗаты киң кырлы: ул Россия тарихы, Татарстанның Болгар чорыннан алып бүгенге көнгә кадәрге тарихы, аучылар тормышыннан алынган күренешләр, татар халык әкиятләре, фантастика, фәлсәфә һәм дин. Болар барысы да нәкышченең хезмәтләрендә урын ала. Александр Ивановның сәнгать әсәрләре гармоник прапорцияләр, орнаментларның һәм формаларның нәфислеге белән белән аерылып тора. А.Иванов төшергән нәкышләр - Татарстан халкы тарихының, мәдәниятенең, көнкүрешенең һәм талантының ачык чагылышы. Нәфис техник эш, югары художество дәрәҗәсе, халык традицияләрен тирән белү һәм сурәтләнгән геройларның, образларның якты хыялы...
Нәкышче-рәссам Александр Иванов кабатланмас әсәрләр тудырганда сәнгатьле чүкү техникасын төрле технологик алымнар белән баета.
Чүкеп нәкыш ясау остасы серияләп, бер темага караган берничә әсәрне берьюлы иҗат итеп, эшләүне кулай күрә. Яраткан сюжетлары – туган халкының тарихы һәм татар халык әкиятләре.
“Бакырга әверелгән әкиятләр” күргәзмәсендә нәкышченең “Салам-торхан”, “Зөхрә”, “Гөлчәчәк”, “Бүдәнә белән төлке”, “Карт, аю һәм төлке”, “Сак-сок” һ.б. татар халык әкиятләре сюжетларына нигезләнеп ясалган хезмәтләре куела. Татар халкының бөек шагыйре Г.Тукайның тууына 125 яшь тулу уңаеннан сәнгатьле чүкү остасы яңа эшләр иҗат итә - “Шүрәле”, “Су анасы”, “Кәҗә белән сарык”. Алар тамашачылар хөкеменә беренче тапкыр тәкъдим ителә.
Күргәзмә ачылу тантанасына танылган рәссамнар, язучылар, сәнгать белгечләре һәм А.Иванов иҗатын ихтирам итүчеләр чакырулы.
Александр Ивановның тәрҗемәи хәле
Александр Андреевич Иванов Татарстанның Тукай районы Мартыш авылында күп балалы крестьян гаиләсендә дөньяга килә. Гади авыл мәктәбендә белем ала. Байконурда ракета гаскәрләрендә хезмәт итеп кайтканнан соң, Түбән Кама шәһәренә килеп урнаша, техникум тәмамлый һәм янгынга каршы көрәш хезмәтендә инструктор булып эшли. Александр Андреевичның махсус сәнгать белеме юк. Ул “университет”ларын Түбән Кама химия комбинатының сәнгать төркеме остаханәләрендә Г.В.Арчуашвили җитәкчелегендә уза. Остазы йогынтысында Александр әфәнде металл остасы булып китә, озак еллар шин заводында һәм химия комбинатында сувенирлар ясау белән шөгыльләнә. Ул иҗади эшен туктатмый, үзенең металл өлкәсендәге сәнгати эзләнүләрен дәвам итә.